КБМҮдә Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган чаралар уза

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

КБМҮнең Балалар хастаханәсендә дәваланучы балаларга «Җиде диңгез» камера курчак театры гадәти булмаган бүләк хәзерләде. Хастаханәнең актлар залында чын-чынлап әкияти тамаша булды. Театр актерлары яшь тамашачыларга яңа «Тылсымлы чәчәк» спектаклен күрсәттеләр. Бу – дуслык, ялгызлык, куркуны җиңү һәм шәхес туу турында гаять дулкынландыргыч һәм игелекле әкият. Ул балаларны җаваплылыкка, кыюлыкка һәм тәвәккәллеккә өйрәтә. Ә якты үзгәреп торган декорацияләр һәм матур музыка әкиятне эмоциональ яктан кабул итүне көчәйтә. Чара ахырында курчаклы артистлар балалар белән фотога төштеләр һәм аларга нык сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International