Апас ҮРХ Биеш фельдшер-акушерлык пункты җирлегендә ФАПлар мөдирләренең күчмә семинар-киңәшмәсе узды. Биеш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Садыкова Л.Ф. халык белән эшләү алымнары, документлар алып бару, кабинетларны оформить итү, санитар-агарту эшләре алып бару турында сөйләде. Шулай ук семинар барышында фельдшер-акушерлык пунктлары эшенә кагылышлы оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде.