Бүген Балалар республика клиник хастаханәсенә «Акад. В.И. Кулаков ис. АГһәмП ФҮ» ФДБУнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, медицина фәннәре докторы, профессор Дмитрий Дегтярев килеп китте.
Баш табиб Айрат Зиатдинов җитәкчелегендә клиниканың администрациясе кунакны клиниканың структур бүлекчәләре: реанимация консультатив үзәге, кардиохирургия һәм нейрохирургия операция блогы, яңа туган балаларның реанимациясе бүлеге белән таныштырдылар.
Дмитрий Николаевич клиника эше процессының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.