Республика клиник хастаханәсенә Россиянең берничә регионының беренчел буын белгечләре килеп киттеләр.
Клиниканың эшчәнлеге белән танышырга табиблар-гастроэнтерологлар, ревматологлар, колопроктологлар, терапевтлар, дерматовенерологлар һәм гомуми практика табиблары килде. Табиблар визиты эчәклек ялкынсыну авырулары булган пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча 4нче Идел буе фәнни-гамәли конференциясе чикләрендә булды.