Татарстанда «Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кире кайтар» акциясе уза

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстанның санатор-курорт учреждениеләрендә Республика медицина профилактикасы үзәге «Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кире кайтар» акциясен уздыра.

«Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кире кайтар» акциясе – халыкның киң катламнарын тәмәкегә бәйле булудан баш тарту һәм сәламәтлекне саклау буенча актив гамәлләргә җәлеп итү буенча нәтиҗәле чара.

Акция агымдагы елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

Исегездә тотыгыз, тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары авыруларына: артериаль гипертониягә, инсультка, инфарктка китерергә мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International