Түбән Кама шәһ. ПҮ белән БШХ белгечләре оештырган акциядә катнашучылар ана карынында булган сабыйның йөрәген тыңлый алдылар.
Яшьләргә үз гамәлләре өчен җаваплы булуның, ата-ана булуга хәзерләнүнең никадәр мөһим булуын искә төшерделәр, ата-ананың сәламәтлегенә нәрсә йогынты ясавын һәм аңлы ата-ананың нәрсә икәнен аңлаттылар. Яшьләр 12 атналык эмбрион моделен күрә һәм тотып карый алдылар. Кечкенә курчак табигый зурлыкта ясалган һәм уч төбенә сыеша, бу формалашкан кеше инде, йөклелекне өзүгә баручы күп кенә хатын-кызлар дөрес дип саный торган күзәнәкләр җыелмасы гына түгел ул.