КФУ Университет клиникасының кардиохирургия бүлегенә 2 ел тула

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

КФУ Университет клиникасының кардиохирургия бүлегенә ике ел тула. Бу вакыт эчендә биредә 2000гә якын пациентка консультация үткәрделәр, 600дән артык операцияне уңышлы үтәделәр.

Ясалма кан әйләнеше шартларында һәм «эшләп торучы» йөрәккә аортокоронар шунтлау,  йөрәк клапаннары протезлау һәм пластика ясау, үпкә артериясе тромбоэмболиясе булгандагы операцияләр, шулай ук коронар шунтлауның һәм йөрәк клапаннарына тыкшынуның үзара яраштырылган операцияләре – хирургик дәвалауның барлык шушы төрләрен табиблар-кардиохирурглар Россиянең төрле регионнарыннан булган пациентларга уздырдылар. Барлыгы 408 оператив тыкшыну башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International