Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиягә килеп ките

2019 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Хельсинкида яңа балалар хастаханәсенә килеп киттеләр.

Хастаханә администрациясенең вәкиле кунакларга ресепшннан башлап һәм аннан соң балаларны сырхауханә буенча ата-аналар белән бару юлында булган медицина учреждениесенең эше турында сөйләде.

Хастаханә вәкилләре хәбәр иткәнчә, бала һәм аның гаиләсе һәрвакыт үзәктә кала. Ә медицина учреждениесен цифрлаштыру персоналга үз эшләрен оператив рәвештә башкарырга ярдәм итә.

Хельсинки шәһәренең яңа балалар хастаханәсендә төзелеш концепциясен, диагностика һәм дәвалауның яңа технологияләрен өйрәнгәндә алынган тәҗрибә соңыннан Татарстан Республикасында эре медицина объектларын төзүдә файдаланылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International