РКХдә онкологик сагаю буенча укыту циклы башланды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау алымнары буенча квалификация күтәрү циклы Республика клиник хастаханәсендә башланды. Укулар онкология өлкәсендә табиб-белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатларында уздырыла.

Укуларның беренче көнендә РКХ коллективы белән КДМА директоры, онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш белгече-онкологы Рөстәм Хәсәнов очрашты. Ул онкологик ярдәм күрсәтүне оештыру нигезләре белән таныштырды. Дөньяда бер ел эчендә 14 миллион яман шеш белән авырый һәм 3 миллионга якын үлә. Һәр белгечнең бурычы башлангыч стадиядә яман шешне җиңәргә мөмкин булсын өчен, проблеманы үз дәрәҗәсендә хәл итү. РКХ коллективы исеменнән баш табиб Рафаэль Шәвәлиев Рөстәм Шамил улына Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International