ТР прокуроры Илдус Нәфыйков үз вакытында гамәлләре кеше гомерен саклап калган ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
2019 елның гыйнварында Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең фельдшерлары Диана Павлова һәм Айгөл Мифтахова пычак ярасы белән зыян күрүченең чакыруына килделәр. Ашыгыч ярдәм фельдшерларының һәм полиция хезмәткәрләренең көйле гамәлләре аркасында зур кан югалтуыннан зыян күргән кешене вакытында хастаханәгә алып барып, аның гомерен саклап кала алдылар.
Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары һәм баш табибы Фәрит Галәветдинов ТР прокуроры исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.