Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәгендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының региональ этабы узды.
Чара катнашучыларны Татарстан Республикасы, Россия һәм ерак чит илләр базарларына чыгару өчен югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүгә стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Балалар Республика клиник хастаханәсе конкурска ике хезмәт тәкъдим итте. Хезмәтләр турында тулырак итеп БРКХнең 2нче хирургия бүлеге мөдире Михаил Поспелов һәм табиб-нейрохирург Дамир Абдуллин сөйләделәр.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» дигән республика конкурсы җиңүчеләре «Россиянең 100 иң яхшы товары» конкурсының федераль этабына тәкъдим ителә.