Актаныш районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган җәйге спартакиада узды. Районның 26 оешмасы һәм учреждениесе арасында спорт ярышларында Актаныш ҮРХ командасы катнашты.
Барлык дисциплиналар буенча Актаныш ҮРХ командасы призлы урыннарны алды һәм бүтән командалардан зур аерма белән җәйге Спартакиада чемпионы булды.