БРКХ стеналарында балаларга ярдәм күрсәтүче медицина учреждениеләренең балалар кардиологлары, функциональ һәм ультратавыш диагностикасы (ЭХО-КГ) табиблары өчен эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәне профессор, м.ф.д., КДМУның госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире, ИБФО һәм ТР ССМ баш балалар кардиологы Динара Садыйкова үткәрде. Ул Татарстан Республикасы балалар кардиологиясе хезмәтенең торышы турында доклад тәкъдим итте.