Казанда «Ультратавыш диагностикасында заманча технологияләр» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә диагностика һәм хирургия буенча белгечләр, табиб-урологлар һәм онкологлар катнаштылар. Чараның спикерлары булып Россиянең әйдәүче белгечләре чыгыш ясадылар.