Марат Садыйков эш визиты белән Түбән Камада булды

2019 елның 21 июне, җомга

Түбән Камада Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерты Халык иҗаты йортында узды. Медицина җәмәгатьчелеген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады.

«Ак чәчәкләр 2019» республика конкурсының бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Без табиблар турында безнең хәл начар булганда гына искә алабыз», - диде. Тик бу тулысынча алай түгел. Безнең сәламәтлек саклавыбызга аерым игътибар бирә торган республика җитәкчелеге ярдәме белән амбицияле проектлар – беренчел звеноны, стационарларны, ашыгыч ярдәм станцияләрен модернизацияләү гамәлгә ашырылды. Без сезнең белән бердәм командада республика һәм ил җитәкчелеге куйган бурычларны үтәвебезгә шатмын, чөнки сез – кешелеклелек һәм шәфкатьлелек үрнәге. Рәхмәт сезгә!», – дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International