Казан шәһ. 16 нчы номерлы ШКХ Бала тудыру йортына Эмори Университеты (АКШ) делегациясе килеп китте

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Казан шәһ. 16 нчы номерлы ШКХ Бала табу йортына Эмори Университеты (АКШ) педиатрия департаментының перинаталь медицина белгечләре делегациясе килеп китте.

Делегацияне Чечулина Ольга Васильевна (м.ф.д., КДМА акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры), Сафина Асия Илдус кызы (м.ф.д., профессор, КДМА педиатрия һәм неонтология кафедрасы мөдире) һәм 16нчы номерлы ШКХ акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Давлятшина Лилия Рөстәм кызы озатып йөрделәр. Барлык сорауларга бала тудыру йортының бүлек мөдирләре җавап бирделәр.

Америка делегациясе составында м.ф.д., профессор, Эмори Университетының медицина мәктәбенең репродуктив сәламәтлек өлкәсендә Глобаль хезмәттәшлек үзәге (Атланта, АКШ) директоры Альфред Бранн һәм Картер Президент үзәгенең баш башкарма директоры, профессор Джон Барнетт Хардман килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International