ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы КДМУна һәм КДМАнә максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага керүгә конкурс игълан итә

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан дәүләт медицина университетына һәм Казан дәүләт медицина академиясенә максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага керүгә конкурс игълан итә.

Документларны кабул итү 24.06.2019 башлап 24.07.2019 кадәр Казан шәһ. Островский ур. 11/6 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина белеме бирү һәм аттестацияләү бүлегендә (кабинет №104) гамәлгә ашырылачак.

Тулырак мәгълүмат һәм документлар исемлеге Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында Медицина белеме бирү һәм аттестацияләү бүлегенең мәгълүматлары бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International