Кукмара районы укучысы РКДҮ палатасында БДИ язды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы уздыру пункты ачылды. Тестны Кукмара районы авыл мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗева язды. Дәвалаучы табиб укучыга имтихан тапшыру өчен рөхсәт бирде.

Кызда көчле тын кысылу һәм көчсезлек рәвешендә тышкы яктан күренүче авыр авыру. Сәламәтлек халәте буенча Зөлфиягә имтихан тапшыруга сәгать ярымга күбрәк вакыт бирелгән, ягъни 4,5 сәгать, әмма ул нибары бер сәгать эчендә математик биремнәрне үтәде.

Чәршәмбе көнне, 26 июньдә Зөлфия Гыйләҗева рус теле буенча БДИ тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International