Казанның 7нче номерлы ШКХнең кан тамырлары хирурглары халыкара конференциядә доклад белән чыгыш ясадылар

2019 елның 25 июне, сишәмбе

21-23 июньдә Санкт-Петербург шәһәрендә «Кан тамырлары хирургиясенә һәм флебологиягә югары технологияләр кертү» дигән XXXV Халыкара кан тамырлары хирургларының конференциясе узды. Конференциядә 7нче номерлы хастаханәнең кан тамырлары хирургиясе бүлегенең табиблары (бүлек мөдире Илдар Гали улы Хәлилов) катнаштылар. «Ишемик инсультның иң көчле чорын дәвалауда каротидлы эндартерэктомияне гамәлгә кертү» дигән доклад белән бүлек табибы Наил Ринат улы Закирҗанов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International