КБМҮ балалар сырхауханәсенең хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 12нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерының катнашучылары арасында «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм» викторинасын үткәрделәр.
КБМҮ балалар сырхауханәсенең табиб-педиатры Эльвир Мостафин балаларны сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында сөйләшүгә җәлеп итте. Әңгәмәдән соң медицина көллияте студентлары белән берлектә оештыручылар кызыклы викторина үткәрделәр. Балалар сәламәт яшәү рәвеше турында шигырьләр укыдылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр һәм призлар алдылар.