2012 елның 6 сентябрендә Казан шәһәре ДАССО «4нче балалар шәһәр хастаханәсе» базасында «Үлем турында медицина таныкнамәләре бирү һәм үлемне регистрацияләүнең проблемалы сораулары турында" Республика семинары үтте. Семинар эшен Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы медицина эшчәнлеге стандартларын һәм сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Г.В.Лысенко ачты.
Семинар барышында үлем турында медицина документларын рәсмиләштерү тәртибе һәм сыйфаты белән бәйле статистик мәгълүматлар формалаштыру турында, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларында үлем очракларын раслаучы медицина документларын алып бару һәм барлау тәртибе турында, суд-медицина экспертизасы үткәргәннән соң үлем турында медицина таныкнамәләре бирү һәм үлемне регистрацияләү тәртибе турында булган гражданлык халәтләре актларын дәүләт регистрацияләве анализы белән бергә чыгышлар булды.
Семинарның презентация материаллары ТР ССМ сайтының «Чыгышлар һәм аналитик материаллар» бүлегендә урнаштырылган.