10 сентябрь - Дөньякүләм суицид булдырмау көне.

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Дөньякүләм үз-үзенә кул салуларны булдырмау көне яки Дөньякүләм суицид булдырмау көне (англ. World suicide prevention day) - ел саен 10 сентябрьдә бөтен планета буйлап билгеләнә торган халыкара дата.

Үз-үзенә кул салучылар саны хәзерге вакытта елына 800 меңнән артык. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы статистикасына караганда, өченче меңъеллыкта суицидтан кешеләр бөтен сугышлар һәм үтерүләр аркасында үлгән кешеләрнең барлык саныннанкүбрәк һәлак була. Дөньякүләм суицид булдырмау көне шул проблемага хакимият һәм җәмәгатьчелек игътибарын тартыр өчен кирәк.

Искә төшерәбез, 2012 елның 13-15 сентябрендә халыкара катнашу белән бергә «Россия милли иминлегенең нигезе буларак халыкның психик сәламәтлеге» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе һәм «Иҗтимагый һәм клиник сексологиянең заманча проблемалары» фәнни-практик конференция үтәчәк.

Конференция кысаларында Россия Психиатрлар җәмгыяте пленумы үтәчәк
 

Үткәрү вакыты: 2012 елның 13-15 сентябре

Үткәрү урыны: Казан ш., Ершова ур., 1а йорт, «Корстон» отеле
 

Конференция 2012 елның 13 сентябрендә сәгать 10 башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International