Донецк өлкәсенең табиблары Татарстан сәламәтлек саклау тармагы тәҗрибәсен өйрәнәләр

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Донецк өлкәсе кунакларын Республика клиника больницасы эше белән таныштыру кабул итү-диагностика бүлегенә килү белән башланды, алар анда реанимация залын, шокка каршы операция бүлмәсен, һәм шулай ук ситуацион үзәкне күздән кичерделәр. ТР сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Адель Вафин белән бергә кунаклар РКБның инсульт үзәгендә, аннары больницаның пешү һәм перинаталь үзәкләрендә булдылар. Тулысы белән әйткәндә, делегация әгъзалары күргәннәргә югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International