Казанда бөтен дөньяның әйдәүче нейрохирурглары җыелачак

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

2012 елның 13-15 сентябрендә Казанның «Гранд отель Казан»  кунакханәсендә нейрохирургиядә нейрореабилитация сораулары буенча халыкара катнашу белән Бөтенроссия фәнни-практик конференция үтәчәк. Конференция эшендә Россия, Германия, Украина, Литва, Үзбәкстан, Казахстаннан белгечләр катнашачак.

Кунаклар арасында көтеләләр: Россия фәннәр академиясе һәм Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Россия нейрохирурглары оешмасы президенты, Россия Федерациясенең баш нейрохирургы, ФДБО «Академик Н. Н. Бурденко исемендәге фәнни-тикшеренү нейрохирургия институты» директоры А.Н. Коновалов, Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Н.В. Склифосовский исемендәге Ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты кичектергесез нейрохирургия бүлеге җитәкчесе, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үстерү министрлыгы ЮПББ ДБББО «Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университеты» нейрохирургия һәм нейрореанимация кафедрасы җитәкчесе В.В. Крылов, Россия мәгариф академиясе академигы, профессор, ДБССО «Сөйләм патологиясе һәм нейрореабилитация Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау департаменты үзәге» җитәкчесе В.М. Шкловский, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы медицина реабилитациясе буенча баш белгече, профессор Г.Е. Иванова, реабилитация һәм нейрохирургия буенча Россиянең әйдәүче белгечләре.

Конференция кысаларында Россия нейрохирурглары оешмасы идарәсе пленумы үткәреләчәк.

Конференция һәм Пленумның ахыргы максаты - нейрохирургиядә нейрореабилитация буенча беренче тапкыр беркетмә кабул итү.       

Конференцияне оештыручылар:

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы,

Россия нейрохирурглары оешмасы,

ФДБО «Академик Н. Н. Бурденко исемендәге фәнни-тикшеренү нейрохирургия институты» (Мәскәү),

ФДБО «Проф. А.Л. Поленов исемендәге Россия фәнни-тикшеренү нейрохирургия институты» (Санкт-Петербург),

Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау департаментының Мәскәү шәһәре ДССО «Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты»,

Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үстерү министрлыгы ЮПББ ДБББО «Казан дәүләт медицина университеты»,

Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үстерү министрлыгы ӨПББ ДБББО «Казан дәүләт медицина академиясе»,

ДАССО «Регионара клиника-диагностика үзәге» (Казан).

Ниятләнгән катнашучылар саны – реабилитация,нейрохирургия һәм неврология буенча 350 белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International