Министр Айрат Фәррахов: «Республика алдында тора торган бурычларны үтәргә кирәк булган уңышның мөһим өлеше булып безнең гражданиннарның сәламәтлеге тора»

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген халыкара катнашуы белән белән «Россия милли иминлегенең нигезе буларак халыкның психик сәламәтлеге» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе һәм «Иҗтимагый һәм клиника сексологиясенең заманча проблемалары» фәнни-практик конференциясе үз эшен башлады.

«Кунакчыл Татарстан җирендә хөрмәтле һәм кадерле кунакларны сәламләү безнең өчен гаять зур хөрмәт, - дип үз чыгышын башлады ТР сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы А.З. Фәррахов, - Бөтенләй ышанып әйтәм, сезнең тору урыныгыз уңайлы булсын өчен без булдыра алган кадәр тырышырбыз. Безне зур дуслык бәйли, безне тарих бәйли. Без Казан психиатрия мәктәбен данлаган кешеләр белән горурланабыз. Без «Болгария» теплоходы һәлакәте белән бәйле трагедия көннәре вакытында психиатрлар күрсәткән ярдәм өчен гаять рәхмәтле. Чөнки, республика алдында тора торган бурычларны үтәргә кирәк булган  уңышның мөһим өлеше булып безнең гражданиннарның сәламәтлеге тора»

Конференция кысаларында Россия психиатрлары җәмгыяте пленумы үтәчәк

Конференциядә  күпсораулар турында сөйләшү планлаштырылган: психопрофилактика; Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы психиатрия хезмәтен үстерү проблемалары һәм перспективалары; психика һәм наркология тәртипсезлекләредиагностикасы һәм дәвалавы өлкәләрендә казанышлар; гадәттән тыш хәлләрпсихиатриясе; балалык һәм үсмерлек яше психиатриясенеңкөнүзәк сораулары; иҗтимагый һәм клиника сексологиясенеңзаманча проблемалары.

Конференция кысаларында белгечләр өчен өйрәтүче мәктәпләр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International