Нейрохирургиядә нейрореабилитация сораулары буенча Бөтенроссия конференциясе

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген нейрохирургиядә нейрореабилитация сораулары буенча халыкара катнашу белән Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе эшли башлады.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия нейрохирурглары оешмасы, ФДБО «Академик Н. Н. Бурденко исемендәге фәнни-тикшеренү нейрохирургия институты» (Мәскәү) һ.б. Катнашчылар арасында Россия, Германия, Украина, Литва, Үзбәкстан, Казахстаннан реабилитация, нейрохирургия һәм неврология буенча 350дән артык белгеч.

 

Конференциядә катнашучыларны Татарстан сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары А.Ю. Вафин сәламләде.

«Заман нейрохирургиясе халыкның булдырмый калдырып була торган үлемнәрен киметүдә һәм аның яшәү сыйфатын яхшыртуда күп уңышларга иреште. Бу көн гамәленә заманча нейрохирургия принципларын киң кертү аркасында мөмкин булды. Әмма, заманча нейрохирургиядә революцион үзгәрешләргә карамастан, авыру һәм җәрәхәтләрдән зарар күрүчеләрнең яшәү сыйфатын һәрвакытта да чын-чынлап яхшыртып булмый. Шуңа күрә нейрохирургия патологияләре булган авыруларны комплекслы дәвалауны алга таба камилләштерү өчен шушы конференциянең мәгънәсен бәяләү авыр»,- дип үз чыгышында билгеләде ТР министрының беренче урынбасары Адель Вафин.

Реабилитациянең көнүзәк сорауларын төрле илләр белгечләре тарафыннан тәфсилләп сөйләшү Нейрохирургиядә нейрореабилитация буенча беркетмә кабул итүгә булышлык итәчәк. Конференциянең уңышлы булуына форумда нейрохирургиядә дә, реабилитациядә дә әйдәүче белгечләрнең катнашуы ярдәм итәчәк.

Кунаклар арасында: Россия фәннәр академиясе һәм Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Россия нейрохирурглары оешмасы президенты, Россия Федерациясенең баш нейрохирургы, ФДБО «Академик Н. Н. Бурденко исемендәге фәнни-тикшеренү нейрохирургия институты» директоры А.Н. Коновалов, Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Н.В. Склифосовский исемендәге Ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты кичектергесез нейрохирургия бүлеге җитәкчесе, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үстерү министрлыгы ЮПББ ДБББО «Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университеты» нейрохирургия һәм нейрореанимация кафедрасы җитәкчесе В.В. Крылов, Россия мәгариф академиясе академигы, профессор, ДБССО «Сөйләм патологиясе һәм нейрореабилитация Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау департаменты үзәге» җитәкчесе В.М. Шкловский, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы медицина реабилитациясе буенча баш белгече, профессор Г.Е. Иванова, реабилитация һәм нейрохирургия буенча Россиянең әйдәүче белгечләре.

Чара 2012 елның 15 сентябренә кадәр барачак. Конференция кысаларында Россия нейрохирурглары оешмасы идарәсе пленумы үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International