2012 елның 16-22 сентябрендәТатарстан башкаласына бөтен дөньяга танылган, әйдәүче физиотерапевт-реабилитолог Гюнтер Дойбелькиләчәк. Иртәгә ул Республика клиника больницасына, регионара клиника-диагностика үзәгенә, Emergency medicine center 7нче Шәһәр больницасына һәм республиканың бүтән оешмаларына барачак.
17 сентябрь көнне доктор Дойбель «Терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләреннән соң реабилитация» мастер-классы күрсәтәчәк ( 10.00да - РКБ 9 блок / ЮМТ Белем бирү үзәге).
18 сентябрь көнне (2нче көн) «Терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләреннән соң реабилитация» мастер-классы ( 10.00да - Сугыш ветераннары госпитале)
19 сентябрь көнне (3нче көн) Универсиада Авылы Медицина үзәгендә булачак һәм Универсиадага хәзерләнү кысаларында эре спорт чараларының медицина тәэмин ителеше темасына әңгәмәдә катнашачак.
20 сентябрь көнне (4нче көн) танылган табиб Алабуга шәһәренә киләчәк, шулай ук җирле сәламәтлек саклау системасы белән танышачак.