Уфада V Россия балалар хирургларының Форумы һәм I Россия-Кытай балалар хирургларының конгрессы үз эшен башлады. Форумда РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Морозов, Россия балалар хирурглары ассоциациясе президиумы рәисе Александр Разумовский, Н.И.Пирогов ис. РМТМУ балалар хирургиясенең ФТИ директоры Владимир Розинов, Россия регионнарыннан, шулай ук Кытайдан, АКШнан һәм Германиядән 400дән артык делегат катнашты.