АМЯХ Илкүләм сыйфат институтының аккредитациясен уңышлы узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Илкүләм сыйфат институты экспертлары ике көнлек аудиттан соң “АМЯХ аккредитацияне уңышлы узды” дигән карарга килделәр. Клиника коллективы пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен куркынычсыз мохиттә медицина ярдәмен күрсәтүне алга таба үстерү һәм камилләштерү буенча бәһасез тәҗрибә, мөһим киңәшләр алды.

АМЯХ Россия Федерациясенең илкүләм сыйфат стандартларын кертү юлына баскан аз санлы учреждениеләрнең берсе булып тора.

Аудитны "Илкүләм сыйфат институты" генераль директоры урынбасары Олег Рудольфович Швабский җитәкчелегендә Елена Борисовна Иванова, Елена Николаевна Волохова һәм Сергей Валерьевич Мартиросян үткәрделәр.

Федераль экспертлар АМЯХ командасына, коллективның аудитка әзерлегенә һәм сыйфат менеджменты системасын оештыруга югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International