Түбән Кама ҮРКПХнең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә планнан тыш инструктаж узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Медицина җиһазлары белән эшләү буенча инструктаж ул – «ашыгыч ярдәм» табибларына һәм фельдшерларына яңа ашыгыч медицина ярдәме машиналарында урнаштырылган приборлар белән эшләүнең нечкәлекләрен тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге.

Быел Татарстан ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасы кысаларында ТКҮРКПХгә 15 яңа машина тапшырылды. Алар барысы да кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Әлбәттә, мондый җиһазларны «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре беренче тапкыр гына күрми, боларның барысы да эштә кулланылган инде. Әмма яңа машиналарда тагын да яңарак комплектация җиһазлары бар. Ә бу инструктаж артык булмаячак дигән сүз, дип станциядә карар чыгардылар. Хезмәттәшләренә приборларны 26 еллык стажы булган ТКҮРКПХ АМЯХ фельдшеры Сергей Макаров күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International