Мамадыш муниципаль районының Олы Шыя авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачтылар. Тантанада Мамадыш муниципаль районы Башлыгы Анатолий Петрович Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Готович Әхмәтов, ТР Сәламәтлек саклау ветераннары Советы рәисе урынбасары Фиркат Гарипович Галимов, тарих фәннәре кандидаты, атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмил Габдрахимович Мөхәммәтшин, Мамадыш ҮРХ баш табибы Дамир Фаязович Хаҗиев, Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Рафаэлович Шәйхетдинов катнаштылар.