ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Шикәр диабеты вакытында күзләр зарарлануы» дигән Пациент мәктәбенә чакыра. Чарада файдалы мәгълүмат, шул исәптән шикәр диабеты вакытында күзләр авыруын профилактикалау буенча мәгълүмат алырга мөмкин.
Пациент мәктәбе 8 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә «ТР ССМ РКОХ» ДАССУнең консультатив сырхауханәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Бутлеров ур., 40 йорт, 4 кат (актлар залы).