Бала туу – ул һәрвакыт шатлык, бу көннән башлап мәшәкатьләр белән тулы яңа тормыш башлана, шул ук вакытта зур бәхет – ата-ана тормышы башлана. «Чистай ҮРХ» ДАССУнең Перинаталь үзәгендә яшь әниләр Чистай ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.Н.Җәләлова, Чистай район хастаханәсенең баш табибы Р.Р. Мостафин һәм педиатрия буенча баш табиб урынбасары Н.Ю. Толкина белән очраштылар. Алар әниләрне җылы итеп котладылар һәм аларга туу турында таныклык һәм истәлеккә сувенирлар тапшырдылар.