Үзендә ышанычы булмаган балада наркотикларга бәйлелек куркынычы югары – бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-наркологы, Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Хаева сөйләде.
Резеда Хаева беренче чиратта әти-әниләрнең бала өчен мөһим роль уйнавына игътибар итте. Шуңа күрә балалар белән профилактиканы нәкъ менә алар үткәрергә тиешләр. Балигъ булмаган баланың кем белән аралашуын, вакытын кайда үткәрүен, нинди сайтларда утыруын күзәтеп торырга кирәк.
«Татар-информ» материаллары буенча.