ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмохирургы Э.Л. Минхузина «Phaco Development» программасы чикләрендә «Катлаулы очраклар» катарактаның факоэмульсификациясе буенча квалификациясен күтәрү курсын узды.
PHACO DEVELOPMENT (PD) программасы сәламәтлек саклау белгечләре, дәвалау учреждениеләре һәм белем бирү үзәкләре белән озак сроклы партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Россиядә программаның төп бурычлары – катаракта белән авыручыларга ярдәм күрсәтү сыйфатының стандартларын арттыру, иң яхшы дөнья практикаларын һәм алдынгы хирургия технологияләрен тарату, хирургларны-офтальмологларны әзерләү системасын стандартлаштыру.