Казанга Яр Чаллы, Норлат, Буа һәм башка шәһәрләрдән – пациентларда мондый терапияне конкрет очракларда билгеләү һәм алып бару принципларын вак детальләргә кадәр аңларга теләгән һәркем килде.
19 һәм 20 ноябрьдә КДМА аудиторияләрендә гемостаз һәм лаборатория диагностикасы мәсьәләләре буенча дәресләр узачак. 21 һәм 22 ноябрьдә лекцияләрне РКДҮдә дәвам итәргә планлаштыралар. Курс лекторлары арасында – Илдар Абдульянов, РКДҮ сырхауханә бүлегенең табиб-кардиологы Даниль Сафин, табиб-кардиолог, КДМАның кардиология, рентгенэндоваскуляр һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасының ассистенты, м.ф.к. Екатерина Малышева.