КБМҮдә «Сәламәтлек саклау» милли проекты чикләрендә кергән яңа ретиналь камерада балаларны тикшерә башладылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең Балалар хастаханәсендә яңа медицина җиһазында – цифрлы киң почмаклы «RetCam Shuttle» ретиналь камерасында тикшерүләр үткәрә башладылар.

Җиһаз «Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең хәзерге заман инфраструктурасын кертеп Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавын үстерү» региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» милли проекты, чикләрендә керде.

Ретиналь камера җитлекми туган балаларның сетчатка авырулары белән тикшерү өчен билгеләнгән. Ул ретинопатияне һәм аның үсеш стадиясен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Ретиналь камералар ярдәмендә ретиналь ретинопатиядән тыш, ретинобласт  (балалар күз сетчаткасының яман шеше) диагнозын да куярга мөмкин.

КБМҮдә ретиналь камера исәп буенча икенче булды һәм яңа туган балаларның патологиясе бүлегендә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International