Казанда СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Казанда ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәнең рәисе булып Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

Утырышта Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты. Селектор киңәшмәләр залында муниципаль берәмлекләрнең ВК рәисләре һәм әгъзалары, баш табибларның медицина өлеше буенча урынбасарлары һәм ВИЧ-йогышлылар белән эшләү өчен җаваплы белгечләр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International