Хастаханәләргә килүчеләр өчен кызамык буенча мәгълүмат

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Россиядә һәм Европа илләрендә кызамык белән авыручылар санының югары дәрәҗәсе билгеләнә. РФ баш санитар табибы А.Ю. Попова тарафыннан расланган санитар кагыйдәләр нигезендә, кызамык очраклары туганда чикләү чараларын үткәрергә кирәк. Казанда кызамыкның 2 очрагы теркәлүгә бәйле рәвештә, әлеге чаралар 21 көн дәвамында үткәрелергә тиеш.

2019 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы М.А. Патяшинаның №3 карары чыкты. Татарстан Республикасының Баш санитар табибы карары нигезендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан №2183 боерык чыгарылган, аның нигезендә караучылар һәм килүчеләр (55 яшькә кадәр) казымыкка каршы вакцинация (2 прививка) турында белешмәләр яки саклагыч титрлар булу-булмауга серологик мониторинг нәтиҗәләре булган очракта медицина оешмасына кертеләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International