Республика клиник хастаханәсендә процесс белән идарә итү һәм процессларны мониторинглау буенча танылган халыкара консультант Радомир Башковичның семинары узды. Семинарда Росздравнадзорның гамәли рекомендацияләрен кертүдә катнашкан бүлекләрнең хезмәткәрләре һәм бүлекчәләрнең сыйфаты буенча вәкаләтле өлкән шәфкать туташлары катнаштылар.
Мастер-класста Росздравнадзор рекомендацияләрендә тасвирланган медицина оешмасында процесслы идарә итү мисаллары, процессларны мониторинглау һәм үлчәү, күрсәткечләр, медицина оешмасы эшчәнлеген яхшырту проектларында мониторинг нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.