Түбән Камада булачак әниләр өчен лекция узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Түбән Кама перинаталь үзәгенең табибы анестезиолог-реаниматологы Николай Ильин булачак әниләр өчен мәктәптә чираттагы дәресне уздырды.

Ул бала табу алдыннан йөкле хатын-кызларны борчыган барлык сораулар турында –  операциягә әзерлек, кесарев кисүе алдыннан һәм аннан соң авыртуны бетерү турында сөйләде. Эпидураль һәм арка-баш мие анестезиясенең нәрсә белән аермалы булуын ачык күрсәтте һәм башка очракта тернәкләнүнең ничек тиз үтүен аңлатты. Булачак әниләрнең күп санлы сораулары чираттагы тапкыр бала тудыру анестезиясе тирәсендә ничек күп мифлар булуын күрсәтте. Яшь табиб аларны реаль саннар һәм фактлар белән таратырга тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International