РКДҮнең кардиохирурглары Мәскәү коллегалары белән бергә беренче тапкыр Татарстан пациентларына өч ресинхронлаштырылучы җайланманы имплантлаштырдылар. Операцияләр РКДҮдә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мәктәбе чикләрендә уздылар. Беренче күрсәтмә операцияне Мәскәү кардиохирургы Максим Горев, башка икесен - Казан кардиохирургы, м.ф.к. Илдар Абдульянов үткәрде.