Татарстан педиатрлары ЗМКда экскурсиядә булдылар

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан педиатрлары «Бәләкәч»программасы буенча продукция җитештерә торган Яшел Үзән сөт комбинатында экскурсиядә булдылар. Визит барышында белгечләр Татарстан Республикасында балаларны сөт продуктлары белән түләүсез тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Бәләкәч» программасы гамәлгә ашырылуының 10 елы эчендә ЗМК продукциясенең бала сәламәтлеге торышына тискәре йогынты ясавының бер генә очрагы да теркәлмәгән. Балалар туклануы өчен сөтне бары тик Татарстан Республикасының сөт җыюның автоматлаштырылган линияләре булган иң яхшы предприятиеләре генә китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International