ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Николаев Александр Николаевич билгеләнде

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Николаев Александр Николаевич билгеләнде.

1986 елның 26 августында туган.

2010 елда «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

2012–2014 – «Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге» ДАССУнең табиб-методисты,

2014–2015 – «1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсе» ДАССУнең сырхауханә буенча баш табиб урынбасары, табиб-педиатры,

2015–2020 – Яр Чаллы шәһ. «3 нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең баш табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International