Түбән Кама шәһ. «ПҮ белән БШХ» ДАССУдә тумыштан килгән сифилисны профилактикалау буенча акушер-гинекологлар һәм дерматовенерологлар арасындагы хезмәттәшлек тактикасы турында фикер алыштылар. Сифилис- ул аксыл трепонема бактерияләре аркасында барлыкка килгән тире, лайлалы тышчалар, эчке органнар, сөякләр, нерв системасы зарарлану белән системалы венерик йогышлы авыру.
Түбән Кама ТВД табиб дерматовенерологы Рамилә Әсхәдуллина «ПҮ белән БШХ» ДАССУ табибларына сифилисны диагностикалау һәм дәвалау белән бәйле законнардагы соңгы үзгәрешләр турында сөйләде. Ул шулай ук тумыштан килгән сифилисны профилактикалау буенча акушер-гинекологлар һәм дерматовенерологлар арасындагы хезмәттәшлек тактикасы һәм «сифилис» диагнозы белән балага узган хатын-кызларны алып бару үзенчәлекләре турында искә төшерде.