Түбән Кама Кан үзәге эш йомгакларын ясады

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Узган ел Түбән Кама Кан үзәге 4542 литр кан хәзерләгән, аны 7785 донор тапшырган. 183,5 литр кан яраксызга чыгарылган, бу хәзерләнгән канның өч процентыннан аз гына артык дигән сүз. Чыгарылган канның күп өлеше – 95,7 литр – АЛТ дәрәҗәсе күрсәткечләре буенча яраксызга чыгарылган. Бу ферментны белгечләр бавыр зарарлануын диагностикалау өчен кулланалар.

Кан үзәге дәвалау учреждениеләренә барсыннан да күбрәк  эритроцитлар тәшкил итүче кан компонентларын – 1429 литр тапшырды. Икенче урында – плазма – 867 литр, өченчедә – тромбоцитлар концентраты – 48 литр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International