27 февральгә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияледә температуралары күтәрелү һәм салкын тию авыруларының симптомнары күзәтелмәде. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәялиләр. Көн саен лаборатор контроль алып барыла.
Медицина персоналы да күзәтү астында. Кирәкле шәхси саклану чаралары бар.