Түбән Кама табиблары эчәклекнең сирәк патологиясе булган 100 яшьлек тыл хезмәтчәненә операция ясадылар

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Антонина Михайловна Токарева, 1919 елда туган, Түбән Кама ҮРХнә авыр хәлдә китерелә. Табиблар шунда ук «эчәкнең кискен үтә алмаулыгы» диагнозын куйдылар. Пациентканы тәҗрибәле хирург Альберт Рөстәм улы Арсланов күзәтте.

2 нче номерлы хирургия бүлегендә  мондый сирәк анатомия патологиясен беркайчан да очратмаганлыктан бу очракның уникальлеген исәпкә алып, табиблар һәм шәфкать туташлары командасы тиз һәм профессиональ эшләделәр. Пациентка операция өстәлендә ике сәгать үткәрде. 2 нче номерлы хирургия бүлеге мөдире Иван Валерьевич Петров Альберт Рөстәм улына ассистент булды, анестезиолог булып 2 нче номерлы анестезиология-реанимация бүлеге мөдире Снежана Викторовна Просвирова торды, шулай ук тәҗрибәле операция шәфкать туташы Ирина Героевна Бурова үз эшен сыйфатлы итеп башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International