5 майда Яр Чаллы шәһәренең «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның казналык-бит хирургиясе бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-хирург, Татарстан Республикасының Атказанган табибы Дмитрий Васильевич Смородинов вафат булды.
Д.В.Смородинов 30 елдан артык медицинага багышлаган, киң практик тәҗрибәсе булган казналык-бит хирургларның берсе булган. Дмитрий Васильевич өлкәннәргә һәм балаларга катлаулы операцияләрне башкарган, яшь табибларның остазы һәм кураторы булып торган. Табиб көн - төн республика халкы файдасына эшләгән.
Дмитрий Смородинов 1994 елда Ижевск дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2002 елда БСМПның казналык-бит хирургиясе бүлеген җитәкли башлый. 5нче шәһәр хастаханәсенең казналык-бит хирургиясе бүлеге мөдире булып, ел саен 1 меңгә якын катлаулы операцияләр ясаган.
Дмитрий Васильевич, республиканың барлык медицина хезмәткәрләре кебек үк, яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санын киметү буенча гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен җәлеп ителә. Ул пандемия белән көрәшүнең бөтен дөнья өчен катлаулы шартларында читтә калмаган. Һәм бу Дмитрий Васильевичның зур хәрефле табиб булуын тагын бер кат раслады!
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Дмитрий Васильевичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы безнең барыбыз өчен дә үрнәк булачак. Сезнең белән бергә кайгырабыз.