Идел буе федераль округының баш кардиологы Альберт Галявич: «Татарстан Республикасы - Россиядә кардиология флагманнарының берсе»

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

ТАССР һәм Республиканың сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Татарстанның 100 медигы» интервьюлар сериясе проектын башлап җибәрде. Проект кысаларында без Татарстанның сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында язып барабыз. Күптән түгел без Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР атказанган табибы Александр Владимирович Дубровский белән әңгәмә корган идек. http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1710913.htm

Бүгенге әңгәмәбезнең герое исә, медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган табибы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кардиология юнәлешенең җитәкчесе, Идел буе федераль округының баш кардиологы, Европа кардиология җәмгыятенең, Америка Йөрәк Ассоциациясенең, Америка кардиологлар коллегиясенең хакыйкый әгъзасы Альберт Сәрвәр улы Галявич. Альберт Сәрвәр улы Татарстанда югары технологияле кардиологик ярдәм күрсәтүнең башында торды. Аның башлангычы һәм актив катнашуы белән республикада тәүлек буе эшли торган үзәкләр оештырылды, биредә йөрәк авырулары булган уннарча мең пациентның гомерен саклап калынды.

- Альберт Сәрвәрович, табиб булу теләге турында сөйләгезче.

– Мин пациентларга ярдәм итүче, кешеләрне коткаручы табиблар үрнәгендә үстем. 7 нче сыйныфта ук булачак һөнәрне сайлап, табибларның иң кирәкле кешеләр икәнлеген аңладым. Алтын медальгә мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина университетына укырга кердем, бик акыллы, төпле егетләр белән бер төркемдә укыдым. Төркемдәшләрем бик укымышлы, зыялы иде, бездә һәрвакыт ярыш атмосферасы иде, «дүртле» алу оят иде (елмая). 6 нчы курста практика узганда төрле белгечлек табибларының эшен күреп, кардиолог булырга карар иттем. Бу 70нче еллар иде, бернинди диагностика җиһазлары да юк иде: УЗИ да, томографлар да, берни дә юк. Табибның диагностик чаралардан бары тик фонендоскоп, рентгенаппараты һәм кан анализы гына бар иде. Табиб-кардиологлар бу гади инструментлар нигезендә диагноз куя белделәр. Нәкъ менә шул вакытта кардиологлар мине сокландыры, мондый шартларда диагноз куя белү өчен, бу бит зур сәнгать. Хәзер диагностика җиңеләйде - МРТ, РКТ, коронарография, төрле анализлар бар.

- Сез Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Кардиология» юнәлеше җитәкчесе. Бу эшчәнлек турында да сөйләгез әле.

– Без миокард инфарктын кичергән, гипертония авыруы, стенокардия, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге белән пациентлар белән эшлибез. Бу авыруларның үзенчәлеге шунда, аларның күбесе хроник авырулар. Ягъни безгә авыруларны еллар дәвамында дәваларга кирәк. 30-35 ел буе күзәтелүче пациентлар бар. Бәхеткә, алар барысы да исән-имин. Үзәктә 2006 елда стационар ачылды, һәм без ТРда беренче тапкыр миокард инфаркты белән авыручыларга тәүлек буе ярдәм күрсәтүчәләрдән булдык. Безнең клиника бу юнәлештә беренче булды, аннары бөтен республика буенча башка клиникалар да кушылды. Без 7 клиникадан торган система булдырдык: дүртесе Казанда, өчесе ТР башкаласыннан читтә – Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада. Стационарда үлгән пациентларның процентын чагылдыручы хастаханәдәге үлем күрсәткече бар. Әлеге системаны гамәлгә керткәнче 100 авырудан якынча 20 кеше үлә иде. Хәзер без 100 авыру арасыннан нибары 7-8 кеше үлә. Ягъни без 92-95 кешене коткарабыз. Бу искиткеч күрсәткечләр, һәм, әлбәттә, бу күп кенә клиникаларның, табибларның, шәфкать туташларының, кардиологларның, реаниматологларның нәтиҗәле эш нәтиҗәсе. Әлбәттә, без Татарстан Хөкүмәтенең зур ярдәмен тоябыз, республикабызда югары технологияле 7 үзәк бар, мондый үзәк бөтен җирдә дә юк. Мин хәзер Мәскәү һәм Санкт-Петербург турында түгел, ә башка төбәкләр турында әйтәм. Бу югары технологияле үзәкләр - бик зур казаныш, шуңа күрә безнең бурыч - аларның эш нәтиҗәлелеген саклап калу һәм арттыру.

– Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән вазгыять нинди? Бу авыруларны дәвалауда нинди тенденция күзәтелә?

- Миокард инфаркты белән 2012 елдан үлүчеләр саны кискен кимеде. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда уңай тенденция 2020 елга кадәр сакланды. Кызганычка, йөрәк авыруларына төрле факторлар, шул исәптән социаль һәм психологик факторлар йогынты ясый.

- «Ак чәчәкләр» бәйгесендә сез «Ел табибы» исеменә лаек булдыгыз. Сезнең өчен Ел табибы булырга дигән сүз?

- Катлаулы сорау (елмая). Сез беләсезме, мин күпчелек табиблар ел табиблары исеменә лаек, дип ышанам. Без авыруларга ярдәм итү өчен медицинага киләбез. Мине "Ел табибы" итеп сайлауда Иҗтимагый советка рәхмәтлемен. Әмма, минемчә, намус белән эшләүче табиблар, ә андыйлар – 99% - алар барысы да бу исемгә лаек.

– Татарстан медицинасының гомуми торышын һәм үсешен ничек бәялисез?

- Мин Идел буе федераль округының баш кардиологы булу сәбәпле, Татарстанда медицина үсешен башка 13 регион белән чагыштыра алам. Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә иң көчле һәм алга киткән төбәкләрнең берсе, дим. Татарстанда алдынгы дәвалау учреждениеләре, җиһазлар, белгечләр, фән тупланган. Мин әле Россия кардиология җәмгыятенең бөтен Россия Федерациясеннән якынча 7000 табиб-кардиологны берләштерә торган вице-президенты, һәм без даими аралашабыз, ел саен очрашабыз. Әгәр барысы да әйбәт булса, сентябрь ахырында Казанда Бөтенроссия кардиологлар конгрессы узачак. Мин һәрвакыт хезмәттәшләрем белән тыгыз элемтәдә торганга күрә, Татарстан Республикасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бергә Россиядә кардиологиянең флагманы булып тора дип ышанып әйтә алам. Гомумән алганда, безнең республиканың кардиология фәне һәм кардиология ярдәме иң югары дәрәҗәдә тора.

- Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычын булдырмау өчен кеше нәрсә эшли ала? Нинди киңәшләр бирер идегез?

– Бу бик дөрес сорау. Беренче чиратта, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк. Бу гади әйберләр. Беренчедән, тәмәке тартмаска һәм алкоголь кулланмаска. Икенчедән, күп хәрәкәт итәргә кирәк. Әмма физик активлык аэроб характердагы булырга тиеш: йөрү, йөгерү, велосипед, чаңгы, йөзү, чөнки бу кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы өчен иң дөрес активлык. Өченчедән, татлы, газлы эчемлекләр эчәргә кирәк түгел, углеводларны азрак, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга. Дүртенчедән, яхшы йокларга кирәк. Йокы 7-8 сәгать булырга тиеш, чөнки кеше аз йоклый икән, вакытлар узу белән аның йөрәк авырулары үсәчәк.

- Тиздән без ТАССРның һәм сәламәтлек саклау системасының 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Юбилейлар алдыннан укучыларыбызга нинди теләкләр җиткерер идегез?

- Әлбәттә, барыгызга да нык сәламәтлек һәм үз сәламәтлегеңне гел күзәтеп торуыгызны телим.

- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә!

– Һәм Сезгә рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International